Быел бөтендөнья сыйфат атналыгы 2024 елның 11-17 ноябрендә узачак.
Аның девизы: «Россия — сыйфат билгесе булган ил».
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге 2024 елның 13 һәм 14 ноябрендә 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм сыйфат мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонын үткәрә.
2024 елның 07 ноябрендә Арча муниципаль районының Яңасала авылы авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Баулы муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә даими режимда шәхси эшмәкәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларны кызыксындырган сорауларны, мәсәлән, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычларын һәм хокукларын, товарны алмаштыру яисә акчаларны кире кайтару буенча дәгъва белдерү срокларын һәм таләпләрен аңлату максатында чаралар үткәрәләр.
2024 елның октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча һәм Кукмара районнары буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә легаль булмаган алкоголь продукциясен сату каналын яптылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камадагы 27 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары блән очрашу уздырдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре сәүдә объектында алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 75 шешә (87 литр) тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Арча» ҖЧҖнең «Каймак» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку семинары уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Пансионатта ай саен очрашулар һәрвакыт җанлы аралашу, дусларча атмосферада уза.
Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда җирле җитештерүчеләр продукциясе, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе, ит һәм ит эшләнмәләре тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге өлкән белгече Ирина Синица һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече Ләйсән Мәрданова Азнакай районы КФҮ филиалының консультация пунктында чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр.