ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең «кайнар линия» телефонына кызыклы сораулар килде. Кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен сораулар һәм җаваплар белән танышырга  тәкъдим итәбез.

- 2024 елның сентябрендә банкта кулланучылар кредитын тәэмин итү өчен төзегән ирекле иминиятләштерү килешүеннән баш тарту мөмкинме һәм, әгәр бу мөмкин булса, күпме вакыт эчендә?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен чираттагы Бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелде. Идарә хезмәткәрләре белән берлектә эшмәкәрләрне кабул итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Тәтеш шәһәренең үзәк китапханәсендә «Гаилә-Бөек патшалык мәхәббәте» дип аталган әдәби – музыкаль композиция узды.

Гаилә елында иң мөһиме: гаилә һәм аның һәр кеше тормышындагы әһәмияте, традицияләре һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләшергә өстәмә сәбәп бар.

Тэги: Россиядә Гаилә елы

21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Казан шәһәрендә 2024 елның 22-24 октябрендә БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 22 октябренә планлаштырылган Бердәм гражданнарны кабул итү көне 2024 елның 25 октябренә 14.00 сәгатькә күчерелә. Әлеге карар Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә кабул ителде.

Тэги: БРИКС

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасында катнашучылар өчен II этап тәмамланды, ул дистанцион формада, билгеле бер темаларга иҗади биремнәр башкару рәвешендә узды.

Олимпиаданың II турына әзерлек барышында күп кенә балаларны «Кулланучылар бәхәсләрен хәл итү ысулы буларак медиация» темасы кызыксындырды һәм икенче турга узган катнашучылар белән очрашу вакытында Яр Чаллы территориаль органы белгечләре төрле сораулар буенча фикер алыштылар: кем ул медиатор? Россиядә мондый һөнәргә ихтыяҗ бармы?

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Бизнес объектларында профилактик чаралар уздыру хәзерге вакытта Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында

(алга таба – Дәүләт хезмәтләре порталы) профилактик визитларны бәяләү функционалы гамәлгә ашырылды. Профилактик визитларны бәяләү функционалы буенча инструкция белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин:

https://monitoring.ar.gov.ru/prevention  

Тэги: профилактик визит

18
октябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән шәһәренең күп функцияле үзәгендә кизү тордылар.

Мондый кизү торулар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен гадәткә керде һәм шәһәр халкының кулланучылар белемен арттыруга ярдәм итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты «Авторадио-Нурлат» 88,5 FM дулкынында «Кулланучылар хокукларын яклау: сорауларга җаваплар» темасына «Халык белергә тели» программасында катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Баулыдагы Ю.А. Гагарин исемендәге 3 нче мәктәп укучылары өчен «Кулланучы хокукын мәктәп эскәмиясеннән белергә кирәк» дигән темага факультатив дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Гвардия ур., 53Б адресы буенча урнашкан сәүдә рәтләре территориясендә кизү тордылар. 

Тэги: кулланучылар хокукы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International