Бүгенге көндә җирле үзидарә органнарына кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре беркетелгән. Муниципалитетлар кулланучылар шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә, ә хокук бозулар ачыкланганда, кулланучылар хокукларын яклау Законы нигезендә, аларның шикаятьләре буенча башкарма хакимиятнең тиешле вәкаләтле федераль органнарына хәбәр итәргә хокуклы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Түбәнкамалыдан сорау килде:
- Хатыныма интеренет-кибет аша сенсорлы экранлы кәрәзле телефон сатып алдым. Ләкин аның белән киңәшләшмәгәнгә күрә, телефон моделе ошамады. Яңа товарны кибеткә тапшырырга карар кылдым, ләкин, сенсорлы экранлы кәрәзле телефонның техник яктан катлаулы товарларга каравына сылтама ясап, кире кагылды. Кибет таләпне үтәүдән законлы рәвештә баш тартканмы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре хәзерге яшьләрдә куллану культурасын тәрбияләү һәм товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда барлыкка килә торган төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзләрен дөрес тотуны урнаштыру максатыннан укучыларны Кулланучылар законнары нигезләре белән таныштыралар: кулланучылар хокукларын яклау темасына очрашулар, сыйныфтан тыш чаралар, факультатив дәресләр үткәрәләр.
2024 елның октябрь аенда спирт һәм алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында белешмәләр 2024 елның 01 ноябреннән 08 ноябренә кадәр автоматлаштырылган рәвештә кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, контрольдәге субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү максатында, 2024 елның 9 аенда алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләренә, хуҗалык итүчеләр тарафыннан җибәрелгән типик хокук бозуларга күзәтү мәсьәләсенә кагылышлы Саба районы буенча алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы субъектлар белән гавами тыңлаулар уздырды.
Кулланучының грамоталылыгы - бик җитди сөйләшү темасы. Бүген һәркем грамоталы кулланучы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гөлчәчәк Гафиятуллина Кайбыч муниципаль районының Ульянково мәктәбе укучылары белән мәгълүмати әңгәмә үткәрде.
2024 елның 24 октябрендә Әтнә муниципаль районының Комыргуҗа авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар өчен семинар үткәрде.
Җирле үзидарә органнарына кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыру вәкаләтләре закон нигезендә беркетелгән. Муниципалитетлар кулланучылар шикаятьләрен карарга, ә аларның шикаятьләре буенча сыйфатсыз товарлар, эшләр йә хезмәтләр яисә кулланучыларның гомере, сәламәтлеге, мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булганнары ачыкланганда башкарма хакимиятнең тиешле вәкаләтле федераль органнарына хәбәр итәргә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә, кулланучылар һәм кулланучыларның билгесез даирәсе хокукларын яклап судларга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең сәүдә үзәкләрендә кулланучылар өчен берничә чара үткәрделәр. Алар хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.