Лениногорск районының Иваново мәктәбе укучылары өчен Әлмәт территориаль органы белгече «Кулланучылар белемнәре - мәктәп укучыларына» дигән танып белү сәгате үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мөслим авылында кулланучылар хокукларын яклау буенча комплекслы чаралар оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Степанова «Инспектор» платформасында видео-конференц-элемтә кулланып, «Январь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карата профилактик визит үткәрде. Чара региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычларын профилактикалау максатларында үткәрелә.
Балтач муниципаль районының Нуринер авылы гражданнары белән чираттагы очрашу уздырылды. Алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында кулланучылар өчен кизү торды.
Әлмәт территориаль органына шәһәр кешесе сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Светодиодлы лампочкалар сатып алдым, миңа «салкын ут» белән кирәк иде, ә мин ялгыш «җылы» белән сатып алдым. Сатучы лампочкаларны кабул итүдән баш тарта, закон буенча аларны кире кайтарырга яки алыштырырга ярамый, дип аңлата. Бу дөресме?
Белгечнең җавабы болай яңгырый:
Гаилә елы һәм куркынычсызлык атналыгы кысаларында «Березка» балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Елена Сазонова катнашты. Ул катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны координацияләү бүлеге җитәкчесе Алсу Хөснетдинова һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина Кайбыч муниципаль районының Ульянково авылы китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырдылар.
Гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының беренче этабы тәмамланды.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәгенең Түбән Кама районы буенча идарәсендә күчмә чара үткәрделәр. Биредә Түбән Каманың пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнары вакансияләр турында мәгълүмат кына түгел, товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү вакытында Кулланучылар хокукларын яклау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга өстәмә консультация дә алдылар.