ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Ел саен 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәр Декадасы билгеләп үтелә.  Бәйрәм матур традициягә әверелде, бу өлкән буынга мөрәҗәгать итү, аларның проблемалары турында белү, аларның ялын төрлеләндерү мөмкинлеге.


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы буйсынуындагы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районына бару кысаларында, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы даими режимда шәхси эшмәкәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларны кызыксындырган сорауларны, мәсәлән, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычларын һәм хокукларын, товарны алмаштыру яисә акчаларны кире кайтару буенча дәгъвалар һәм таләпләр кую срокларын һәм башкаларны аңлату максатында чаралар үткәрә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Атна саен Әтнә районы үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе уза.  Ярминкәдә җирле шәхси эшмәкәрләрнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, һәвәскәр бакчачыларның продукциясен сатып алырга мөмкин. Биредә казылык эшләнмәләре, сырлар, сыер ите эшләнмәләре, кош ите, ит эшләнмәләре, балык, яшелчә, бал, җиләк-җимеш һәм кондитер эшләнмәләре тәкъдим ителгән.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лиана Әхмәтова, контрольдә тотылучы зат мөрәҗәгате буенча, «Дока» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә карата консультация үткәрде.

Тэги: профилактика чарасы

Өлкәннәр декадасын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш районы Ветераннар (пенсионерлар) йортында өлкән буын өчен укыту чарасы үткәрде. Очрашу барышында тыңлаучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм законнардагы үзгәрешләр белән таныштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан торак булмаган бинадан үтә күренмәле төстәге сыеклык салынган ике пыяла флаконны (этикеткада бит тиресен карау өчен косметик лосьон дип язылган) сату факты ачыкланды, Шуның белән административ хокук бозу РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

«Гражданнар оборонасы турында» 28-ФЗ номерлы Федераль закон, «Янгын куркынычсызлыгы турында» 69-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес уздырылды.  

Тэги: укулар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәүче белгече Гүзәл Гайнуллина укытучы белән бергә Буа муниципаль районының Түбән Наратбаш мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча класс сәгате үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хәзерге вакытта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү гражданнарның тиешле хезмәтләргә ихтыяҗы арту сәбәпле киң тарала бара. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңа Чишмә чәчтарашханәләренең берсендә семинар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International