ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Ирина Синица, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычларын профилактикалау максатларында «Инспектор» МП видео-конференц-элемтәдән файдаланып, контрольдә тотыла торган зат эшчәнлеген башкару урыны буенча Азнакай районы кулланучылар җәмгыятенә карата профилактик визит үткәрде: Азнакай районы, Карамалы авылы, Үзәк ур., 25 йорт.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан саклау өчен, Саба муниципаль районындагы "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Куркынычсызлык максатларында Казанда «Рубин» (Казан шәһәре) - «Зенит» (Санкт-Петербург шәһәре) командалары арасында футбол буенча Россия Кубогы матчын үткәргәндә, 2024 елның 13 һәм 14 августында Казан аренасыннан бер чакрым радиустагы сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми. Чикләүләр, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатудан тыш, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарында да гамәлдә булачак.

Тэги: алкоголь продукциясен сатуда чикләүләр

12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең (ЧГО ТРО ВОИ) Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Казак Чаллы авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең «Пятерочка» кибетендә профилактик чара уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр.

Халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен чираттагы Бердәм ачык ишекләр көнен үткәрде, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре дә катнашты. 

Тэги: эшмәкәрләр белән очрашу

9
август, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокуклары бозылуны булдырмау һәм кисәтү максатында кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән системалы рәвештә консультация-аңлату эшләре алып баралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International