Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Гаилә. Гаилә кыйммәтләре» дип аталган чарада катнаштылар. Ул Яшел Үзән шәһәренең үзәк китапханәсенең 26 нчы филиалында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан «Китап йорты» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» еллык конкурсы старт алды, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы боерыгы нигезендә республика оешмаларында җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез арттыруга этәрү максатында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы буларак үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре үз кибетендә документларсыз сыра сатылган эшкуарга карата тикшерү уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы шәхси составы белән хезмәт әзерлеге кысаларында Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Яшел Үзән шәһәре буенча СО җитәкчесе урынбасары Владимир Коцубей дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре тарафыннан алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше факты буенча Буа шәһәрендә яшәүчегә карата эш кузгатылган.
Чирмешәндә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашты. Киңәшмә Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Кузнецова рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, электроника товарлары сатучылар белән семинар-уку барышында, ваклап сату-алу килешүе буенча көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларны сату үзенчәлекләрен, шул исәптән товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучылар хокукларын карадылар.
Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында алкогольле һәм спиртлы продукция, сыра һәм тәмәке әйберләрен законсыз сатуны ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашты.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.