ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2024 ел
җомга

Барлык кешеләр дә татлы ризыкларны яраталар дип уйлыйбыз. Ә кемнең дә булса аның нинди продукт икәнлеге турында уйлап караганы бармы? Кондитерлык продукты ул күп компонентлы, кулланырга әзер, билгеле бер формада, чималның төп төрләрен - шикәр һәм (яки) онны, майларны, какао-продуктларны технологик эшкәртү нәтиҗәсендә алынган, азык ингредиентлары, азык өстәмәләре һәм хуш исләр өстәп яки кушмыйча әзерләнгән ризык.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырыш Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Х. Морадымов рәислегендә узды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» 6 нчы максатчан ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында муниципаль хезмәткәрләр өчен укыту семинары үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре ай саен Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре ведомство карамагындагы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре тарафыннан  кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен арттыру һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар базарында һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Магнат ҖЧҖнең җәмәгать туклануы оешмасында профилактик визит үткәрелде.

Тэги: профилактик визит

28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Ныклы гаилә - ул тормыштагы иң төп кыйммәт, ул мәхәббәт, зирәклек, үзара хөрмәт, җаваплылык, бер-берсенә тугрылык ныгытмасы, һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыятьнең таянычы булып тора. Нәкъ менә гаиләдә кеше тирә-юньне, дөньяны танып белә, үз халкының рухи-әхлакый традицияләрен үзләштерә, туган илгә һәм якыннарына мәхәббәтне өйрәнә.

Тэги: Россиядә Гаилә елы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Лениногорск шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик әңгәмә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының «Мәликә» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар һәм хуҗалык итүче субъект вәкиле өчен укулар үткәрделәр. Очрашу әңгәмә формасында узды, анда кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, конфликтлы хәлләр килеп чыкканда якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International