Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumer International) 2024 елда ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында узачагы турында игълан итте.
Сарман районында Башкарма комитет белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча «күчмә мәктәп» оештырылды. Оештыручы булып Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы чыгыш ясады. Чарада территориаль үсеш бүлеге белгечләре катнашты.
2024 елның 31 гыйнварында Балык Бистәсе районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Аның барышында 2023 елга йомгак ясалды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова, Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.А. Сатдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, үзәк район хастаханәсе вәкилләре, алкоголь продукциясе белән тәэмин итүчеләр, ВКС режимында авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина шәхси эшмәкәрнең Чәчәк кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Лилия Степанова Бөгелмә муниципаль районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу» темасына лекция үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы «Кайнар линия» телефонына кулланучыдан түбәндәге эчтәлектәге сорау килде:
- Мин 32000 сумлык кәрәзле телефон сатып алдым. Гарантия вакытында телефонда камера эшләми башлады. Кибеткә мөрәҗәгать итеп, телефонны шул ук маркалы яңа телефонга алыштыруны таләп иттем. Сатучы үткәргән диагностикадан соң, әлеге марканың бәясе арту сәбәпле, ремонтлау гына мөмкин һәм телефонны алыштыра алмыйбыз, диделәр.
Хәзерге вакытта цифрлы технологияләр күп кенә хезмәтләрнең характерын үзгәртте, чөнки программа тәэминаты куллану товарларының саны арта бара, шулай ук төрле түләүле хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләр күрсәтүдә кулланыла. Кулланучылар базарының әлеге сегменты глобальләшкән саен гражданнарда яңа социаль-икътисади мөмкинлекләр барлыкка килә.
Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова катнашында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды.
Казан шәһәре Башкарма комитетында Казан территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция, сыра һәм тәмәке әйберләрен законсыз сатуны ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова, Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты һәм район администрацияләре хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция үткәрде.