ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча уздырылган административ тикшерү кысаларында Чистай районының Байтирәк авылында урнашкан кибеткә юл тотты

2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов эш визиты белән Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында булды. Җитәкченең программасы Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов белән очрашудан башланып китте, аннан соң сәүдә объектларын карау, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы һәм гражданнарны кабул итү оештырылды


2
август, 2019 ел
җомга

2019 елның 1 августында уздырылган "Алкоголь" оператив-профилактик чарасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлеге хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече белән берлектә, тикшерү максатында башкарылган сатып алу барышында Нурлат шәһәре базары территориясендә спиртлы сыеклык сату фактын билгеләгән


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре полиция һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек буенча чаралар уздырганда Чистай шәһәрендәге барларның берсендә ябык савыт белән сыра чыгарып сату фактын ачыклады



24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Интернет бердәм мәгълүмат системасында затларның чикләнмәгән даирәсенә файдалану өчен алкоголь продукциясенә заказ бирүнең конкрет ысулын урнаштыруның ачыкланган фактына бәйле Чаллы шәһәре прокуратурасыннан килгән административ материал нигезендә 2019 елның 15 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре шәхси эшкуарга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Күрсәтелгән сайтта кулланучыларга телефоннар буенча алкоголь ассортименты белән танышу тәкъдим ителгән


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 19 июлендә "РусАлка" кибетендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты "Алкоторг" сәүдә вәкиле белән берлектә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация-профилактик эш алып барды


19
июль, 2019 ел
җомга

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре "Халык контроле" ДМС системасына килгән гражданин гаризасы буенча Нурлат шәһәренең "Сыйфат" кибетендә контрольлек чарасы үткәрде

2019 елның 15 июлендә Яшел Үзән районында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.А.Сапожников рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2019 елга контрольлектә булган субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International