Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре атна саен шәһәрнең хуҗалык итүче субъектлары һәм кулланучылары өчен профилактик чаралар үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең бурычларының берсе - атна саен мәгълүмат җыю һәм анализлауның өзлексез, методик процессы булган бәяләр мониторингын үткәрү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече шәхси эшмәкәр Гатауллин Ю.М. кибет сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре аңлатылды.
2023 елның 23 июнендә Бөгелмә районында Бөгелмә муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара уздырылды.
2023 елның 22 июнендә Яңа Чишмә муниципаль районы администрациясе бинасында 2023 елның 5 аенда эш йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга VII Республика конкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов ТР Аксубай муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр булды. Кулланучыдан мондый сорау килде:
- Оптикадан диоптрияле күзлеккә заказ бирдем. Аны кабул итеп алгач бер сәгатьтән соң, оправасының кәкре булуын аңладым. Оптикада акчаны кире кайтаруны сорап дәгъва язган идем. Ун көн үтте, ләкин һаман дәгъвага җавап юк. Миңа нәрсә эшләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Яңа Сала авылында үз эшчәнлекләрен алып баручы «Центр-2» сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү һәм халыкның кулланучылар белеменн арттыру максатыннан, Әлки районында шәхси эшмәкәр Э.Н. Капеев кибетендә консультация өстәле үткәрделәр.
Бүген Казан кооперация институтында «Кулланучылар хокукларын яклау: проблемалар һәм хәл итү юллары» дип аталган халыкара катнашында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференцияне алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан) һәм Россия кооперация университеты бергәләп үткәрде.