Бөек Җиңү көне алдыннан Баулы муниципаль районында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном учреждениесендә үзәк хезмәткәрләре тарафыннан ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы турында истәлек – ул хроника, елъязма һәм көндәлекләр генә түгел, ә аның үткәндәге тәҗрибәсен һәм хәзерге һәм киләчәккә омтылышын үз эченә алган тарихи дәресләр дә санала. Хәтер эстафетасын тапшыру, балаларга җиңү яулаган халкыбыз батырлыгын, бөеклеген һәм фидакарьлеген күрсәтү — патриотик тәрбия бирүнең бер бурычы.
2023 елның 05 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Балтач муниципаль районының Борнак авылында урнашкан «Раил» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре базарларында һәм сәүдә мәйданчыкларында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән семинарлар үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Борнак авылында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр белән очраштылар.
Очрашу «түгәрәк өстәл» форматында оештырылды. Бүлек белгечләре үзәккә шәхси консультацияләр үткәрү өчен чакырылган иде. Ял итүчеләрнең сорауларын аңлап, аларны хәл итү юлларын таптык, шулай ук дәгъва хатларын төзүдә ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Элитмаркет» сәүдә үзәгендә сәнәгать товарларын, шул исәптән вакытлы булмаган басмаларны ваклап сатуны гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен укулар үткәрделәр.
Кулланучылар базары өлкәсендә сораулары булган һәр кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә, «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗына консультация сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
С.И. Ожегов сүзлегендә язылган билгеләмә буенча, ришвәт - ул вазифаи затка, закон белән җәзалана торган гамәлләр өчен түләү буларак бирелә торган акча яки матди кыйммәтләр.