Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан «Тандер» АҖнең «Магнит» сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Апрель аенда барлык шәһәрләрдә һәм торак пунктларда урамнарның, паркларның, скверларның һәм торак кварталларның тышкы кыяфәтен чистарту максатыннан өмәләр уздырыла. Хезмәт коллективлары коймаларны буяп, газоннар утырталар, чәчәк түтәлләре ясыйлар, парклар, балалар мәйданчыклары төзекләндерәләр.
Бүген сатып алучылар үз хокукларын бик яхшы беләләр һәм бу белемнәрне практикада уңышлы кулланалар. РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы нигезләмәләрендә сатып алучының теге яки бу ситуацияләрдә нәрсәгә дәгъва итә алуы, ә сатучының гамәлдәге закон нормаларын үтәве һәм бозмавы җентекләп тасвирлана.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Э» массаж салонында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 12 шешә (6,85 литр) тәшкил иткән.
Химик чистарту вакытында әйбер утырырга, җәелергә, өзелергә һ.б. мөмкин. Шуңа күрә, әйбер кабул ителгәнче, химик чистарту хезмәткәре кулланучыга химик чистарту үткәрелгәннән соң әйбер өчен мөмкин булган нәтиҗәләр турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданин Ф. сатыла торган товарга гарантия срокларын билгеләү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Товар алганда сатучы сатып алучыга товарга гарантия срогы алты ай тәшкил итә дип хәбәр итә, әмма техник документациядә товарга җитештерүче завод билгеләгән гарантия срогы 12 ай дип күрсәтелгән. Сатып алучы хакыйкатьне белергә тели.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2023 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү вакытын искә төшерә. Декларацияләр 2023 елның 20 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин: http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij
Хәбәр итәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрнең һәм кегага салынган аз алкогольле эчемлекләрнең әйләнешенең барлык этапларында да хәрәкәтен күзәтү буенча эксперимент үткәрү буенча методик киңәшләр урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәренең сәүдә объектында кибет хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде. Сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды, шул исәптән мәгълүмат стендында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматны урнаштыру, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру тәртибе аңлатылды. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Алина Виноградова 9-10 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Мөслим лицее» МББУда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чара үткәрде.