Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы искәрткәнчә, гөмбә белән агулануның иң авырын - сәламәтлекләре какшаган кешеләр һәм балалар кичерә. Балалар организмында аларны эшкәртү өчен кирәкле санда ферментлар юк әле. Нәкъ менә шуңа күрә 14 яшькә кадәрге балаларны теләсә нинди гөмбә белән ашатырга киңәш ителми. Шуны истә тотарга кирәк, гөмбә белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә агулана ала. Күңелсез нәтиҗәләрдән котылу өчен саклык чараларын үтәү мөһим.
Халыкка транспорт хезмәте күрсәтү РФ Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законы, автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы (08.11.2007 ел, № 259 ФЗ), автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 1 октябрендәге 1586 номерлы карары) нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан «Техноград» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар - укулар оештырылды.
Хәзерге вакытта Интернет челтәрендә товарлар сатып алу, хезмәт кхрсәтүләргә заказлар бирү гадәти күренеш булып тора. Онлайн-шоппинг кибеткә чыгып товарлар эзләп йөрегәнгә караганда уңайлырак һәм тизрәк. Интернет заказлар өчен банк картасыннан файдаланып та, акча белән дә түләп була. Онлайн-кибетләрдә сатып алуның тагын бер өстенлеге – анда товарлар арзанрак. Ләкин, челтәрдә сатып алуларның кхпсанлы уңай якларыннан тыш, тискәре яклары булуны да истән чыгармаска кирәк. Мисал өчен, сайланган товарны кулга тотып карап булмый, мошенникларга очрарга мөмкин булуны да онытмагыз, кайберәүләр сыйфатсыз товар тәкъдим итәргә, икенчеләре фейк булырга, өченчеләре исә банк карталары турында мәгълүмат аучылары булырга мөмкин.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп һәм гомумтанылган халыкара хокукларның берсе – кулланучылар аң-белемнәрен арттырырга хокукы.
2022 елның 8 июлендә Кукмара районының Мәмәшир авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырды.
2022 елның 13 июлендә Арча муниципаль районының Күпербаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйровның алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы күчмә кабул итүе булды. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 2001 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы шәфкать туташы республика хастаханәсе базасында оештырыла. Республика шәфкать туташлары хастаханәсе 1996 елдан бирле эшли һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә медицина реабилитация хезмәтләре күрсәтә.
2012 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «РусАлка 8» ҖЧҖнең «Русалка» кибете хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде.
Күп кенә сатып алучылар, әгәр дә ачылмаган булса, балалар туклануы товарларын кире кайтарырга мөмкин, дип уйлый.
Мондый күренеш еш кына товарның билгеле бер партиясенә ташламалар булу сәбәпле зур күләмдә сатып алынаганда күзәтелә. Ә бала үз тәменә өстенлек бирү сәбәпле, сатып алынган ризыктан баш тартырга мөмкин бит.