ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2022 ел
җомга

2012 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча районы Иске Кырлай авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

2022 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Орловка авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Күп кенә ата-аналар гигиена сертификаты кирәклеген, нинди төркем балалар товарлары мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешлеген белми һәм шуңа күрә сатучылардан әлеге документларны таләп итүдән курка. Россиядә балалар өчен билгеләнгән барлык продукция мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиеш һәм санитар-эпидемиологик экспертиза узарга тиеш. Ягъни сез балалар коровате, коляска, ванночка, балалар ризыгы, уенчыклар, балалар киеме яки косметика сатып аласыз икән - оялмыйча әлеге продукция сертификатланганмы һәм аңа тиешле документлар бармы дип сорарга тиешсез.

Тэги: уенчыклар

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУдә чираттагы очрашуы булып узды. Яр Чаллы шәһәре, Тукай һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан килгән пансионатта ял итүчеләргә белгечләр финанс грамоталылыгы нигезләре турында сөйләделәр.

Тэги: финанс белеме

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе "Ышаныч телефоны” эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар. Мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан бирелгән мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә. Гражданнарның игътибарын шуңа юнәлтәбез: «ышаныч телефоны» буенча Коррупциягә каршы тору белән бәйле булмаган мәгълүмат бирелми. Линия хезмәткәрләрнең хокуксыз гамәлләрен булдырмау һәм физик һәм юридик затларга аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итү максатыннан эшли. Моннан тыш, гражданнар гариза, шикаять һәм тәкъдимнәрне язмача юллый, яисә аларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә гражданнарны шәхси кабул итү вакытында бәян итә алалар.

Тэги: ышаныч телефоны

9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Көн саен тормыш эшчәнлеге процессында без кибетләрдән товарлар сатып алабыз, төрле хезмәтләр (медицина, торак-коммуналь, мәгариф һ.б.) белән файдаланабыз, эшләр башкару һәм нинди дә булса хезмәт күрсәтү буенча төрле килешүләр төзибез, ягъни без барыбыз да кулланучылар. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү бик мөһим.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Язмача, телдән һәм коллектив мөрәҗәгатьләрне карау, шулай ук гражданнарны кабул итү - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе. Халык мөрәҗәгатьләренә җитди һәм якын килеп  игътибар бирелә, алар анализлана, өйрәнелә, тикшерелә, контрольгә алына. «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»  59-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гражданнар шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм аларның вазыйфаи затларына индивидуаль һәм күмәк мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы филиалында консультация пунктында кабул итте. Аның барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре, тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алганда барлыкка килгән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибе, техник яктан катлаулы товарлар сату үзенчәлекләре аңлатылды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Чытырчы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан чыгып, гражданнарны күчмә кабул итү һәм Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә шәһәренең сәүдә объектларына барып кайтты. Сәфәрнең максаты - кулланучылар базары мәсьәләләре буенча төрле юнәлештәге мониторинглар һәм профилактик эшләр үткәрү. Белгечләр шәһәрнең 7 сәүдә объектын колачлады.

Тэги: бәяләргә мониторинг

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International