ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2022 елның 15 мартында, халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үткәндә, «Канцлер» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексы кысаларында, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белгечләре белән берлектә, ял итүчеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлатып лекция–әңгәмә оештырылды. Лекция алдыннан гражданнарга кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган «Вестник потребителя Татарстана» газетасының яңа саны һәм буклетлар таратылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 16 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы «Камская новь» газетасы корреспонденты белән берлектә Лаеш районы үзәк китапханәсендә чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

16
март, 2022 ел
чәршәмбе

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм кулланучылар хокукларын үтәү белән шөгыльләнүче затларның намуслы үз-үзләрен тотышы уңай икътисади мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итә. Шул максат белән Баулыда кибетләргә рейд үткәрелде, анда сатып алучыларга аларның хокуклары аңлатылды.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2022 елда Consumers International җәмәгатьчелеккә цифрлы финанс хезмәтләре сегментында кулланучылар хокукларына игътибар бирергә тәкъдим итте һәм «Fair Digital Finance - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен үткәрергә карар кылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының икътисади куркынычсызлык бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары 16 мартта үз хезмәтенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева бүлекчә начальнигы Марсель Шәрәфиев җитәкчелегендәге Азнакай районы бүлекчәсе хезмәткәрләрен әлеге истәлекле дата белән котлады, тапшырылган территориядә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон үтәлеше буенча уртак эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

2022 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Затлы» сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар сорауларын оператив хәл итү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара районнары территориаль бүлеге һәм Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә Кукмара муниципаль районының КФҮндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: консультацион ярдәм

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе – кибетләрдә ай саен бәяләр мониторингы үткәрү, ул мәгълүматларны җыю һәм анализлау буенча өзлексез, методик процесс булып тора.

Тэги: бәяләргә мониторинг

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International