Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәктәпләре укучылары белән чаралар үткәрде.
2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустация залында алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы була, анда республиканың сәүдә объектларында сатып алынган бишьеллык коньяклар дегустацияләнәчәк.
2022 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә районы Түбән Көек авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәгендә булдылар, анда «АРТ-Галерея. Казан» күргәзмәсе ачылды.
Арча шәһәре мәдәният йортында җирле җитештерүчеләр продукциясенең күргәзмә-дегустациясе булып узды. Күргәзмә барышында һәркем җирле җитештерүчеләр товарларының презентацияләре белән таныша һәм теге яки бу продуктны татып карый алды.
2022 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре Үзәк китапханә системасында өлкән яшьтәге кешеләрнең аң-белемнәрен һәм хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән дежурлык үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның 30 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең җитәкчелеге һәм педагогик составы өчен кулланучылар белемен күтәрү буенча онлайн чара үткәрде.
Өлкән яшьтәге кешеләр үз проблемалары белән бергә бер калырга тиеш түгел, һәм бу планда файдалы очрашулар зур роль уйный, ачык диалогта кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча өлкән яшьтәге гражданнар очраша торган актуаль проблемалар турында фикер алышырга мөмкин.
Яр Чаллы шәһәрендә кабат традицион «Якты кыш» ярминкәсе уза. Мондый ярминкәләр шәһәр халкына һәм кунакларга бик ошый. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәдә булдылар, товарларның күптөрлелеген һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләделәр.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып, гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2022 нче елның 19 нчы февралендә Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов кабул итте.