30 ел элек, 1992 елның 7 февралендә, Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон кабул ителде (алга таба – Закон), гражданнарның 1985 елның 9 апрелендәге 39/248 номерлы БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясендә беркетелгән хокукларын тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде.
«Халык контроле» системасында гражданнардан кергән гаризаны теркәгән хәбәрләр - бу, барыннан да элек, чаралар күрү мөһимлеге турында сигнал булып тора. Түбән Камалы шәһәр кибетләренең берсендә «фанфурик»лар сату турында «Халык контроле» Дәүләт системасында үз мөрәҗәгатен калдырган.
Сайт-агрегат — ул билгеле бер тематика яки бертөрле товарлар турында мәгълүмат җыя торган платформа һәм ул мәгълүматны кулланучыга туплап бирә. Шул рәвешле, төрле сайтлар эзләп, кирәкле мәгълүмат туплау җиңеләя: барысы да бер урында җыелган. Бу кулланучыгавакыт һәм акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә һәм интернетны нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинчелек тудыра. Шулай ук интернет-агрегаторлар мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә җыярга гына түгел, ә компанияләргә яки аерым затларга аны бастырып чыгарырга да мөмкинлек бирә.
28.01.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Киселева О. В.ның «Трубка мира» кибетендә семинар үткәрде.
28.01.22 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче хуҗалык итүче субъектлар өчен (аяк киемен ремонтлау остаханәсе, матурлык салоны) укыту семинарлары үткәрде.
2022 елның 7 февралендә Россиядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон кабул ителүгә 30 ел тула. 1992 елда кабул ителгән Закон Россия кулланучыларын иң мөһим хокуклар һәм гарантияләр белән тәэмин итте.
Кулланучылар хокукларын яклау шактый зур тарихка ия. 1775 елда АКШ штатларының берсендә, кайбер кибет сатучыларның бозылган азык-төлек сатуы сәбәпле, бу сатучылар, суд тарафыннан хурлыклы баганага асуга хөкем ителгән.
«2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 Подпрограммасын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасына багышланган. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин имзалаган Указда әйтелә. Конституция буенча Россия күпмилләтле ил булып тора. Аның территориясендә 190нан артык төрле халык яши. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре бар.
Кулланучылар хокукларын яклау - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе, чөнки без көн саен нинди дә булса хезмәтләр яки эшләрне башкарабыз, димәк, көн саен без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Практикада, «сатып алучы һәрвакыт хаклы» дигән гыйбарә һәрвакытта да эшләми, һәм, мөгаен, безнең һәркайсыбыз үз куллану хокукларын бозуга бер генә тапкыр булса да юлыккандыр, шуңа күрә бу мәсьәләләрдә хокукый белемнеы арттыру өстендә эшләргә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2021 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча йомгаклау киңәшмәсе кысаларында хезмәткәрләрне бүләкләү булды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясе әйләнешенә дәүләт контролен тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән административ һәм суд практикасы бүлеге начальнигы урынбасары Җамалетдинов Ильяс Илдус улы бүләкләнде.