Безнең һәркайсыбыз кулланучылар базарында катнаша. Без барыбыз да товарларны сатып алабыз, көнкүреш хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать транспортыннан, коммуналь һәм медицина хезмәтләреннән файдаланабыз.
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетында алкоголь базарын җайга салу буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр иткәнчә, «кега» транспорт тарарасында сыра кайнату продукциясен маркировкалау буенча Эксперимент дәвам итә.
2022 елның 27 гыйнварына экспериментта катнашырга теләк белдергән 121 предприятие (59 оешма) «Гознак» АҖ белән «кега» транспорт тарарында җитештерелә торган сыраны маркировкалау өчен махсус маркалар (алга таба – махсус маркалар) эшләүгә килешүләр төзеде.
2022 елның 26 гыйнварында Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә 2022 елда алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советының беренче утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны агарту, кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзләрен ышанычлы хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәт күрсәтүләр заказына җентеклерәк һәм игътибарлырак якын килергә мөмкинлек бирә һәм бәхәсле хәлләр килеп туган очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә Тәтеш районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Wildberries товарлар бирү пункты территориясендә килүчеләр өчен акция уздырды. Хезмәткәрләр килүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Бүген этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе 2021 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары буенча, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат районында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклады.
Шулай итеп, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез булган контроль чаралары үткәрү барышында Андреевка авылының сәүдә объектында сәгать 10га кадәр алкогольле продукция сатуны ачыкладылар. Кибеттә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъект алкогольле продукция сату буенча чикләүләрне үтәмәгән һәм шул рәвешле «этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясын бозган.