ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында, 2021 елның 6 декабрендә, Балтач муниципаль районының Балтач ш.т. бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Габдрахманова З. Н. сәүдә объекты сатучылары өчен семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмчел программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыру кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча ел саен республика Олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, эштә җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучының килешүнең шул ук минутта өзелүен һәм акчаны кире кайтаруын күздә тотмый. Бу, бәлки, бары тик кайбер очракларда гына мөмкин хәл. Эштәге җитешсезлекләр ачыкланган очракта, килешүдән баш тартырга һәм зыяннарны тулысынча каплауны таләп итәргә мөмкин, әгәр дә эштә җитди җитешсезлекләр яки җитешсезлекләр ачыкланса, эш башкаручы тарафыннан килешүдә билгеләнгән срокта төзәтелмәгән булса гына.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең филиалында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халык өчен чара оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз җитештерүләрен һәм (яки) әйләнешен кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру турында» 28.09.2015 елның 1027 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, аны алга таба юк итү максатыннан, «Татспиртпром» ААҖнә конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне  тапшырды.

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Комиссия эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге начальнигы Елена Кубасова катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен контрольдә тоту буенча чаралар үткәрү барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече белән берлектә, Ютазы районының Урыссу бистәсендә яшәүче шәхси йорттан спиртлы продукция сату белән шөгыльләнүче А.ның законсыз эшчәнлеген ачыклады һәм туктатты.

Тэги: хокук бозу очрагы ачыкланган

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУ журналистика кафедрасы һәм «Татэкспертцентр» ДБУ тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы үткәрелде. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Тэги: журналистлар бәйгесе

Әгерҗе муниципаль районында район башлыгы А.Р. Вәлиев рәислегендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырыш эшендә район эшмәкәрләре, «Алкоторг» ҖЧҖ, эшмәкәрләргә ярдәм фонды вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлеге белгеч-эксперты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге, «Әгерҗе үзәк район хастаханәсе» ДАСУ, ПИЗО, УСХиП, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, кулланучылар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International