ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оператив чаралар үткәргәндә, Зәй районы территориясендә контрафакт билгеләре булган алкогольле продукция булуы ачыкланды. Полицейскийлар фаразлаганча, алкоголь алга таба сату өчен билгеләнгән.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым кәрәзле телефонын сервис үзәгенә тапшыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Кабул итү актында ремонт вакыты 45 көн дип күрсәтелгән. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 30 көн вакыт узган, әмма аппарат һаман да ремонтланмаган. Бу очракта нишләргә?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Блендер үзенең исемен инглиз теленнән «болгату» сүзеннән алган. Бу җиһаз аш бүлмәсендә алыштыргысыз ярдәмче.  Аның ярдәмендә төрле аш-суны тиз һәм гади итеп әзерләргә була.

Әлеге җайланма кыска вакыт эчендә ризыкларны вакларга, болгатырга, төрле боламыклар, кокотейль әзерләргә мөмкинчелек бирә. Кухня комбайны белән чагыштырганда, блендерның өстенлекләре күбрәк: ул кухняда аз урын алып тора, ә башкарган эшләре шул ук.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кальян - ул сыеклык пары аша фильтрация һәм суыту белән махсус тәмәке катнашмаларын тарту җайланмасы. Кальянның ватаны - Һиндстан, ул Якын Көнчыгыш илләрендә киң таралыш алган. Россиядә кальян россиялеләрнең бөтен кызыклы һәм яңалыкка булган мәхәббәте аркасында зур популярлык казана.

Күпләр кальянның зыяны турында сорау бирә. Әйтик, медицина тикшеренүләре кальянның зыянын кире какмый, тик аның зыянын тәмәке белән чагыштырып булмый, дип раслый. Иң мөһиме - чамасын белергә һәм кальянны артык еш тартмаска.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә хезмәт командировкасы барышында Беломорская һәм Давыдов урамнары киселешендә урнашкан стационар булмаган киоскта алкогольле продукцияне сату фактын ачыклады, сәүдә объектын карап чыкканда товар-озату документлары, алкоголь сату хокукына лицензия, БДАМСта продукция турында мәгълүмат, сыйфат сертификатлары булмау ачыкланды. Киоскта хуҗалык эшчәнлеген шәхси эшмәкәр алып бара. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

4
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Татарстан Конституциясе көнен без 6 ноябрьдә билгеләп үтәчәкбез. Сезне чын күңелдән шушы мөһим бәйрәмнәребез белән котлыйм!

Төрле милләт кешеләре безнең җирдә тату яши, һәм шуны истә тотарга кирәк: без бердәм булып яшибез.

Сезгә иртәгәсе көнгә ышаныч һәм тотрыклылык, аяз күк йөзе, сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Кулланучылар белемен арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча Олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Кулланучылар үз-үзен тотышы нигезләрен белү тагын да актуальрәк һәм әһәмиятлерәк була бара.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

02.11.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Арыш Мае» фирма кибет-музеенда булдылар.

2015 елда Казанда «Арыш Мае» флагман кибете-музее ачылды, анда «Татспиртпром» ААҖ продукциясенең бөтен линейкасы — Россиядә алкоголь җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе, Татарстан осталары ясаган сувенир продукциясе һәм азык-төлек продуктлары тәкъдим ителде.

Кибет-музей өч залга бүленә.

Тэги: кибет-музей

2021 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы администрациясендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш һәм ПК бүлеге хезмәткәре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында этил спиртының, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

02.11.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан «Арыш Мае» сәүдә челтәре предприятиеләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International