Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2025 елның 14 июленнән 2025 елның 18 ноябренә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелә.
Луиза Җиһанша кызы Груздева - гомерен җәмгыять файдасына эшләүгә багышлаган күренекле шәхес. Аның тарихы 1942 елның февралендә, яшүсмер чагында «Кызыл күнче» күн заводына килгәч башлана. Яшь булуына карамастан, ул фронтка киткән ирләрне алыштырырга кирәклеген аңлый һәм дошманны җиңүгә үз өлеш кертергә була.
Бүген без яшьләр көнен, энергия, иҗат һәм яңа казанышларга омтылу бәйрәмен билгеләп үтәбез. Безнең Дәүләт алкоголь инспекциясе сафларында талантлы яшь белгечләрнең тулы бер командасы эшләвен билгеләп үтү аеруча күңелле.
- Яшьләр-җәмгыятебезнең, илебезнең киләчәге. Үсеп килүче буынны тәрбияләү, яшьләрнең үз урыннарын табу өчен киң мөмкинлекләр тудыру - безнең иң мөһим бурычыбыз, - дип ассызыклый Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина сәүдә объектында сатучылар һәм сатып алучылар өчен кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чара үткәрде.
Әлмәт территориаль органы белгече Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем мәктәбе базасындагы мәктәп яны лагеренда укыту чарасы уздырды. Кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләштеләр.
Чараның төп максаты - балаларда башлангыч хокукый белемнәр булдыру, куллану грамоталылыгын үстерү, шулай ук сатып алуларга һәм хезмәт күрсәтүләргә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Юмарт» ҖЧҖ сәүдә объектында (Балтач районы) уку семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә авылда яшәүче хатын-кыз кануннарны аңлатуны сорап телдән мөрәҗәгать итте.
Хатын-кыз район үзәгендә улына спорт костюмы сатып алган. Ләкин өйдә киеп карагач, улының костюмы кечерәк икәнен аңлый. Ул сатучыга товарны зуррак күләмгә алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән, ләкин, сәүдә залында товарны алмаштыру һәм кире кайтарырга ярамый дигән мәгълүмат урнаштырылганга сылтама ясап, сатучы баш тарткан.
Чәчәкләр безнең көндәлек тормышыбызда зур роль уйный, алар матурлык, өмет һәм юаныч символы. Безне гади мизгелләргә сөенергә, табигать чолганышында тынычлык табарга һәм аның могҗизалары белән илһамланырга өйрәтәләр. Чәчәкләр безгә әйләнә-тирә дөньяга игътибар һәм кайгыртуның мөһимлеген, шулай ук үсү һәм чәчәк ату өчен уңай шартлар тудыруның зарурлыгын искә төшерә. Тормышыбызда чәчәкләр шатлыклы мизгелләрдә генә түгел, бәлки авыр вакытларда юаныч һәм тынычлык китереп, кайгы-хәсрәтне дә йомшартырга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы консультанты Венера Өметбаева Яел Үзән шәһәрендә 5 гимназиясенең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча укыту чарасы уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Балтач муниципаль районының Сосновка авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.