Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә авылының «Магнит» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатып алучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
Базарда кизү торганда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченнән, дистанцион ысул белән сатып алынган үтүкнең кимчелекләре ачыкланганда кулланучының хокукларын аңлатуын сорадылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева Яшел Үзән шәһәренең «Факел» яшүсмерләр спорт клубы спортчылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Луч бистәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку һәм гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре базарларда даими рәвештә кизү торалар, бу кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатында актуаль булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре балалар киемнәре кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлатуга юнәлдерелгән семинар оештырдылар.
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
2025 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов «Автограф» сәүдә объекты сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар үткәрде. Анда автомобильләр өчен запас частьләр сатыла.
Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре «Балалар дөньясы» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырдылар. Чара барышында кулланучыларга белешмәләр өләштеләр, балалар киеме һәм аяк киеме сайлау буенча киңәшләр бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Арча шәһәренең Җиңү паркында кулланучылар белән агарту әңгәмәсе үткәрде. Аралашу барышында кулланучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.