ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә кулланучыларның хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-агарту акцияләре үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Нәкъ 84 ел элек илебездә яшәүче 200 миллионга якын кешенең дөньясы ике чорга бүленә: «сугышка кадәр» һәм «аннан соң». Нәкъ менә шул вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Арча шәһәрендә фаҗигале көннәр вакыйгаларына багышланган «Хәтер шәме» дип аталган акция узды. 

Тэги: Хәтер шәме

Лицензияне яңадан рәсмиләштерү һәм аның гамәлдә булу вакытын озайту турында гаризалар язганда ачыклана торган хокук бозулар саны күп булу сәбәпле, алкоголь һәм тәмәке базарларын контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт түбәндәгеләргә игътибар итә.

Тэги: лицензия вакыты

20
июнь, 2025 ел
җомга

2025 елның 20 июнендә Мамадыш районы хакимияте бинасында 2025 елның 5 ае йомгаклары буенча алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. 

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне оештыру максатларында, Әлмәт шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кизү торды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Ермаков Сергей Федорович - Чистай территориаль органының контроль-инспекция бүлегендә әйдәп баручы белгеч-эксперт Анастасия Красильникованың бабасы, 1904 елда Татарстан АССРның Чистай районы Кече Алан авылында туа.  Бөек Ватан сугышы елларында, 1941 елның 31 октябрендә, СССР Кораллы Көчләре сафларына алына, аңа гвардия рядовое хәрби исеме бирелә. Ике елдан артык ул Ватан өчен батырларча көрәшә. 

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына консультация сорап Чистай шәһәренең бер кибетеннән аяк киеме сатып алган гражданин мөрәҗәгать итте.

Сатып алучыга Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының 18 маддәсе аңлатылды, аның нигезендә тиешле сыйфатта булмаган аяк киеме сатып алган очракта кулланучы түбәндәгеләргә хокуклы:

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2025 елның 16 һәм 17 июнендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Азык-төлек товарлары» номинациясе кысаларында «Сөт һәм ит продукциясе» һәм «Икмәк-булка, кондитер һәм макарон эшләнмәләре, ярмалар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр» эксперт комиссияләре утырышлары узды.

Тэги: Татарстанның иң яхшы товарлары

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Казанда булачак Сабантуй кысаларында бәйрәм чараларында катнашучылар өчен бүләкләр җыю буенча традицион акциядә катнаштылар. Ведомство хезмәткәрләре тантананы оештыруга үз өлешләрен керттеләр, традицион халык күңел ачу ә конкурсларында һәм ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү өчен билгеләнгән кыйммәтле презентлар тапшырдылар. 

Тэги: 2025 ел Сабантуе

18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Полянка авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны күчмә кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International