Хезмәт күрсәтүне популярлаштыру, шулай ук хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында Арча районының күпфункцияле үзәгендә ай саен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә.
Бүген Питрәч районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Хатын-кыз киемнәре һәм күн-галантерея сатыла торган сәүдә объектында укыту семинары үткәрелде. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре оештырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында чарага килүчеләр белән чара үткәрде.
Яшел Үзән муниципаль районында 2019 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар узды. Ачык тыңлаулар эшендә Башкарма комитет аппараты, салым инспекциясе, Роспотребнадзор, хуҗалык итүче субъект вәкилләре, эшкуарлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең булачак беренче сыйныф укучылары белән очрашу булды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында 6 бала мәктәп өчен кирәк-ярак тутырылган беренче букчаларын алды.
2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда чираттагы зур чара узды — Татарстан башкаласы эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатын кабул итте. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр ялгыз һәм команда ярышларында осталыкларын күрсәтте.
Озату документлары булмаган сыра сатылуы турында килгән шикаять нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Бавария” сәүдә челтәре кибетләренең берсенә тикшерү белән чыкты.
2019 елның 21 августында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетында Актаныш муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Бүген автомобиль транспортыннан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Аның кеше тормышындагы роле бик мөһим. Без көн саен эшкә барабыз, балаларны бакчага, мәктәпкә илтәбез, хәтта сатып алу өчен дә без автомобильдән файдаланабыз. Автомобиль күптән зиннәтлелек билгесе түгел, ә хәрәкәт итү чарасы буларак хезмәт итә. Кулланучы Г., үзенең шәхси автотранспорт турындагы күптәнге хыялын тормышка ашырырга теләп, Түбән Камадагы автосалоннарның берсенә мөрәҗәгать иткән.