ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2025 ел
җомга

2025 елның 9 мартында, Казанда «Рубин» (Казан шәһәре) – «Спартак» (Мәскәү шәһәре) командалары арасында 2024-2025 еллар сезонының Россия Премьер – лигасы футбол матчы узган көнне, алкоголь продукциясен ваклап сатуга чикләүләр булачак. Территорияләр чикләрендә, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарындагы сәүдә объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми.    

Карар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Алкоголь продукциясен сатуны тыю җәмәгать туклануы предприятиеләренә  кагылмаячак.

Тэги: алкоголь продукциясен сатуга чикләүләр

6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас муниципаль районының авыл җирлекләре белгечләре өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, укыту семинары оештырды. Семинарның темасы «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» дип аталган иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре профилактик чаралар уздыру өчен Питрәч муниципаль районында булдылар. Алар Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы өлкәсендә хокукый грамоталылык һәм хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү өчен халык һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында, республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә авылының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлбәттә, хатын-кызларга чәчәкләр кабул итеп алу бик күңелле. Җырда җырланганча – хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез! Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре чәчәк сату белән шөгыльләнә торган берничә сәүдә объектында булдылар һәм аларны сатканда сатучының бурычларын искә төшерделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

5
март, 2025 ел
чәршәмбе

1983 елдан башлап ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне кулланучылар бергәлекләре бөтен дөньяда кулланучылар очраша торган көнүзәк проблемага игътибар җәлеп итү өчен берләшә. Закон кулланучылар һәм җитештерүчеләр, импортерлар, башкаручылар, сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне төгәл көйли.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мүлмә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны кабул итү

2025 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы - «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү». Безнең әйләнә-тирә дөньяга зыян китерми торган товарлар һәм хезмәтләр дөньяның төрле өлешләрендә кулланучылар өчен уңайлы һәм арзан булуы бик мөһим.  «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 7 статьясы таләпләре кулланучының товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) файдаланганда, саклаганда, күчереп йөрткәндә һәм утильләштергәндә кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булу хокукын беркетә. 

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан кооператив институты студентлары өчен семинар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылында өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International