11 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органы белгечләре белән берлектә Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында «Золотая Нива» Сәүдә йортының сәүдә челтәрендә әлеге челтәрнең үзендә җитештерелә торган икмәк-күмәч ризыклары күргәзмә-презентациясен оештыруда катнашты
Сумка молниясендәге “собачка”ның эштән чыгуы завод брагы була аламы, сыйфатлы оек-оекбашларны кире кайтарырга яки башкасына алыштырырга мөмкинме – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре эшмәкәрләр һәм кулланучыларның әнә шундый “мәкерле” сорауларына җавап бирде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклау системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы чараларын үтәү максатыннан чыгып, мәктәп укучылары арасында куллану белемнәренә өйрәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреп килә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары белән эшчәнлекнең бу өлкәсендәге законнарны аңлату буенча 15 семинар үткәрде
Бөтендөнья сыйфат көне бәйрәменең төп максаты – киң җәмәгатьчелек игътибарын сатуга тәкъдим ителә торган продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат проблемасына юнәлтү
2016 елның 10 ноябрендә, товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты аерым игьтибар үзәгенә алынган бер мәлдә, Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсе гимназиясендә укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча гадәти булмаган дәрес үткәрде
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Бөтендөнья сыйфат атнасы кызган чорда мебель белән сәүдә итүче эшмәкәрләрне дә игътибардан читтә калдырмады
Бүген кулланучылар хокукларын бозу көн кадагына суга торган мәсьәләләрнең берсе булып тора
27 октябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ВАЗ 21140 маркасындагы автомобильне туктатып, багажнигында хәмер исе килеп торган үтә күренмәле сыекча тутырылган 1,5әр литрлы 19 пластик шешә табып алган
Бүген товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты теләсә кайсы предприятие яки оешманың уңышлы эшчәнлеге өчен иң кирәкле шарт булып тора