Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе һәм белгече, «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре белән берлектә Азнакай шәһәре һәм Азнакай районының хуҗалык итүче субъектлары белән күчмә чаралар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Иске Салавыч авылында гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Ташлы Ковали авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 6 шешә (8 литр) тәшкил итте.
Шәхси эшмәкәр А.Т. Хәлимов мини-пекарнясында (Арча районы) икмәк продукциясен презентацияләү күргәзмәсе уздырылды.
Әлеге җитештерүченең ассортиментында бик күп төрле эшләнмәмләр бар: төрле эчлекле пироглар, камыр ризыклары (өлеш, өчпочмак, самса) һәм ипи.
Түбән Кама шәһәренең 21 нче урта мәктәбендә 7 һәм 8 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате узды, аның спикеры Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре булды. Очрашу «Кулланучылар - ул без» дигән темага багышланган иде һәм мөһим әңгәмә теориядән башланды, аннан практика өлешенә күчтеләр.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы (ЧГО ТРО ВОИ) Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Александровка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычларын профилактикалау максатларында «Инспектор» мобиль кушымтасында «Вин-таж» ҖЧҖ белән видео-конференц-элемтә (ВКС) ярдәмендә консультация уздырдылар.