ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне турындагы мәгълүматны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә бастырып чыгару таләпләренә туры китереп, сезгә хәбәр итәбез: уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә гражданнарны гомумроссия кабул итү көнен үткәрүне эпидемиологик вәзгыять тотрыклану чорына кадәр күчерү турында элек кабул ителгән карар гамәлдә.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Халыкара инвалидлар көне һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «С» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Яңа ел алдыннан җитештерүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән ясалма чыршыларның күптөрлелеге хыялны таң калдыра. Ясалма чыршыны сайлаганда кулланучыга нәрсәләргә игътибар итәргә?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «П» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Казанда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре сатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Декабрь башы гадәттәгечә «инвалидлар декадасы» буларак билгеләп үтелә.  Бу көннәрдә игътибарны теләсә кайсы кешенең хокукларын тулысынча һәм тигез саклауга һәм инвалидларның җәмгыять тормышында тулы канлы катнашуына юнәлтү кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында әйдәп баручы белгеч-эксперты Балтач муниципаль районының «Наз» үзәгендә ялгыз картларны һәм инвалидларны караучы социаль хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әлмәт шәһәренең «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Ольга Шәфыйкова бу чарада катнаштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.

Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2003 елдан бирле ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясе (алга таба – Конвенция) имзалау өчен ачылды. Конвенциянең максаты - коррупцияне кисәтү һәм бетерү.

Тэги: коррупциягә каршы тору

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча әңгәмә үткәрделәр.                

Тэги: коррупциягә каршы тору

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International