Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмати-аңлату акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль – инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кайбыч районы бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу уздырды. Белгечләргә коррупциянең нәрсә икәнлеге, аның төрләре һәм формалары, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында ВКС режимында 2024 елның 9 ае йомгаклары буенча территориаль орган карамагындагы территорияләрдә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә Алексеевск бистәсендәге күпфункцияле үзәктә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр үткәрделәр.
Инвалидлар декадасы - кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеген искәртү ул. Җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына, җәмгыятьнең инвалидларга карата мөнәсәбәтен үзгәртүгә, аларга карата тигез мөнәсәбәтне формалаштыруга җәлеп итәргә кирәк. Бу конкрет эшләр белән чыннан да кеше катнашын күрсәтү, кешеләрнең әйләнә-тирәдәгеләрнең проблемаларына никадәр битараф булмавын күрсәтү мөмкинлеге.
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде, бәйрәмнең максаты – инвалидларның проблемаларына игътибарны җәлеп итү. Аларны социализацияләүгә игътибар итәргә, туганнары белән генә түгел, ә җәмгыятьтә ешрак булсыннар: укысыннар, эшләсеннәр, шәһәр буйлап башкаларның ярдәменнән башка йөрсеннәр.
Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Чүпрәле тармак технологияләре техникумында укучылар белән «Без коррупциягә каршы» дигән әңгәмә үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында әйдәп баручы белгеч-эксперты Марат Җәлалов оештырды.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Цепья авылында чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чистай шәһәрендә урнашкан «Л» чәчтарашханәсе хезмәткәрләре өчен укыту семинары оештырды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чараларны үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Айша авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә оештырдылар.
Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция үткәрделәр.