ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре даими нигездә территориаль орган карамагындагы районнарда профилактик эш алып баралар. Белгечләр Татарстан Республикасының Тукай районына барып, анда районның дүрт торак пунктында булдылар һәм азык-төлек кибетләрендә сатып алучылар белән очраштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Чирмешән муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны кабул итү чарасы оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов үткәрде. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

Быел бөтендөнья сыйфат атналыгы 2024 елның 11-17 ноябрендә узачак.

Аның девизы: «Россия — сыйфат билгесе булган ил».

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге 2024 елның 13 һәм 14 ноябрендә 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм сыйфат мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонын үткәрә.  

Тэги: Сыйфат атналыгы

2024 елның 07 ноябрендә Арча муниципаль районының Яңасала авылы авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина авыл халкы белән очрашты.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Баулы муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә даими режимда шәхси эшмәкәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларны кызыксындырган сорауларны, мәсәлән, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычларын һәм хокукларын, товарны алмаштыру яисә акчаларны кире кайтару буенча дәгъва белдерү срокларын һәм таләпләрен аңлату максатында чаралар үткәрәләр. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча һәм Кукмара районнары буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә легаль булмаган алкоголь продукциясен сату каналын яптылар. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камадагы 27 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары блән очрашу уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре сәүдә объектында алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 75 шешә (87 литр) тәшкил итте.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Арча» ҖЧҖнең «Каймак» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку семинары уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Пансионатта ай саен очрашулар һәрвакыт җанлы аралашу, дусларча атмосферада уза. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International