Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләрен, законнардагы үзгәрешләрне, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен карыйлар.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Казаклар авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Практика күрсәткәнчә, барлык кулланучылар да озак вакыт кулланыла торган товарны гарантияле ремонтлау вакытында кулланучының алмаш товар таләп итәргә хокукы барлыгын белми.
Татарстан Республикасы дәүләт Алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон буенча шалтыратып, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлатуны сорап хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул гарантияле ремонтка үзенең кесә телефонын тапшырган. Тапшырганда ремонт башкару вакыты 45 көнгә кадәр сузылырга мөмкин дип белдергәннәр. Кулланучы мондый озак вакыт телефонсыз кыен булачагын белгән, ләкин үзенең нинди хокуклары булуын белмәгән.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәдке авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск шәһәрендә Татарстан Кулланучылар берлеге системасының «Околица» кибетендә укыту семинары үткәрде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә РФ законнарын бозуны кисәтү һәм булдырмау максатыннан уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тикшерү-инспекция бүлеге белгече Азнакай шәһәренең балалар китапханәсендә 6 нчы башлангыч мәктәп укучылары өчен чара үткәрде. Укучылар кулланучылар хокукларын яклау темасына лекция тыңладылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре табигый җитеннән хатын-кыз киемнәре сатучы шәхси эшмәкәргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.
Җитен уникаль тукыма, һаваны бик яхшы үткәрә, салкында җылыта һәм эссе җәйдә суыта.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Олы Шинар авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр. Чара халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.