Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы профилактик чара үткәрделәр, анда мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге җинаятьләрне профилактикалау һәм аларга каршы тору ысуллары һәм онлайн-сатып алуларда мошенниклардан саклану мәсьәләләре каралды.
2023 елның 22 августында Биектау районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында 2023 елның 7 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы гражданнарын күчмә кабул итте. Халыкның дәүләт структурасы вәкилләре белән мондый кире элемтә формасы даими үткәрелә һәм халыкка конкрет проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш.
Профилактик чараны (профилактик визит) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Елена Сазонова Тәтеш районы кибетләренең берсендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектка карата уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ законнарын аңлатып, кулланучылар өчен кабул итү үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Роза Прилукова Яр Чаллы шәһәрендә «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» муниципаль автоном учреждениесенең социаль хезмәтләр алучылары өчен чираттагы укыту чарасын уздырды.
2023 елның 18 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Балыклы Чукай авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 июленнән ел саен үткәрелә торган «ФинЗОЖ эксперт» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты ФДБУ тарафыннан Финанс министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Конкурсның максаты - гражданнарның финанс культурасын үстерүгә һәм җәмгыятьтә финанс яктан грамоталы тәртип урнаштыруларын формалаштыруга юнәлдерелгән инициативаларны хуплау һәм аларга ярдәм итү.
Спас районы Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең спа-салоннарының берсендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 46 шешә (31,61 л) тәшкил итә.