ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Яңа Чишмә авылының күп функцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Казаков Алексей Николаевич 1940 елның 21 августында туган. 1995 елдан 2009 елга кадәр ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән җитәкчелек итә.

Алексей Николаевич Казаков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы үз формалашуының һәм үсешенең берничә этабын узды, куелган бурычларны, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы закон чыгару һәм башкарма хакимиятенең кызыксынган органнары белән дә, эзлекле рәвештә хәл итте.

Тэги: Казаков Алексей Николаевич

18
август, 2023 ел
җомга

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» республика программасын гамәлгә ашыручылар буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Мурзина, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты сәнәгать һәм сәүдә комитетының икътисад бүлеге белгече Ләйсән Мәрданова «Березка 1» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр белән очрашты. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

- Товар өчен түләдем, ә ул һаман да юк, - дип товар өчен түләнгән акча турында борчылып кулланучы Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре киңәше буенча ул сатып алу-сату килешүе төзелгән кибет җитәкчелеге адресына язмача дәгъва җибәргән. Җавап үзен озак көттерми: берничә көннән соң йортта яңа ишек барлыкка килә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Түбән Кама районы гражданнарыннан мәктәпкәчә учреждение янында урнашкан алкогольле эчемлекләр (сыра) кибете ачу турында мөрәҗәгать килде. Күчмә тикшерү барышында территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле продукцияне ваклап сатуда булу факты ачыкланды. Сыра һәм сыра эчемлекләре витриналарда һәм суыткычта куелган, бәяләре бар; әлеге продукциянең сату өчен билгеләнмәгәнлеге турында мәгълүмат юк. Сәүдә объектының иң якын чик ноктасыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең аерымланган территориясенең иң якын чик ноктасына кадәр туры сызык буенча ара 21,4 м тәшкил итә.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Мурзина Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Г.Х. Низамиева сәүдә объекты территориясендә азык-төлек булмаган товарлар төркемен сатучы хуҗалык итүче субъект өчен укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хокукый мөнәсәбәтләрдә һәм РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән көйләнгән мөнәсәбәтләрдә, аерым алганда, куелган сроклар зур әһәмияткә ия. Ләкин, еш кына кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү вакыты үтәлми. Кулланучы килешүне өзүне һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итсә дә, сатучы товарның сыйфатын тикшерү өчен егерме көнгә кабул итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бөтен халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарны кабул итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Чираттагы профилактик чараны (профилактик визит) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Лилия Степанова Бөгелмә шәһәренең бер кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләре сидр, пуаре һәм әче бал сатуны гамәлгә ашыручы «А» индивидуаль эшкуарына карата уздырды.

Тэги: профилактик визит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International