Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итүне уздырды. Кабул итү авыл җирлеге башлыгы катнашында үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кишет авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Тукымалар дөньясы» кибете хезмәткәрләре һәм кулланучылары белән профилактик чара үткәрделәр.
Әтнә районында Филатова В.Г. сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләрен өйрәтү буенча чара үткәрелде.
Сатучыга һәм эшкуарга кибетне товарларны сатуга әзерләргә кирәклеге турында тәртип аңлатылды: төргәкнең атамаларын, сортларын, бәяләрен, төргәкләү торышын һәм маркировкалауның дөреслеген тикшерергә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара районының Нырты совхозында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
2022 елның 1 сентябрендә Теләче муниципаль районының Олы авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырып үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Менә мәктәп чоры да килеп җитте, димәк, уку елы дәвамында канцелярия товарларын традицион рәвештә сатып алу зарурлыгы туа. Һәр мәктәпнең әлеге товарларга карата үз таләпләре бар, чөнки бала өчен барлык әйберләрнең сыйфатлы булуы бик мөһим: каләм акмасын, дәфтәрләр яхшы сыйфатлы булсын, ә пластилин кулга ябышмасын.
2022 елның 31 августында Лаеш муниципаль районы администрациясендә 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта, комиссия әгъзаларыннан тыш, алкогольле продукция белән тәэмин итүчеләр вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Казан территориаль органында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Ессентукский источник» дигән пыяла шешәдә 0,45 л күләмендә спиртлы продукция сату очрагы билгеләнгән. Эш материалын төзү барышында гаепләнүче «pepsi» этикеткасы булган 1,5 литрлы спиртлы сыеклык салынган шешәне ирекле рәвештә биреде. Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Бу факт буенча тикшерү бара. Аңлатмада гражданка «көмешкәне шәхси ихтыяҗлары өчен тотам һәм көмешкә аппаратым юк» дип аңлатты.