Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре РФ Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге белән берлектә Лениногорск шәһәрендә актив тормыш позициясе булган яшәүчеләрдән «Халык контроле» системасына килгән шикаятьләр нигезендә контроль чаралар үткәрде.
2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүдә авыл җирлеге халкы катнашты. Очрашу барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде, территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.
2021 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына чыкты.
Бүген, базар конкуренциясе шартларында, компаниянең озак вакытлы чәчәк атуы өчен кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр хәлиткеч фактор булып тора. Кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы - эшчәнлекнең күп кенә өлкәләрендә конкурентлы өстенлекләрнең берсе генә түгел, бу хәзер бердәнбер конкурентлы өстенлек. Хезмәт күрсәтү сыйфаты – яңа стандарт, аның буенча кулланучылар продуктның сыйфаты турында фикер йөртә, хезмәт күрсәтү культурасы - җәмгыятьнең гомуми культурасының аерылгысыз өлеше.
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында түбәндәге сылтама буенча https://tataruslugi.ru/ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото- һәм видео автомалаштырылган система ярдәмендә билгеләнгән административ хокук бозулар турындагы карарлар күчермәсенең электрон вариантын алу мөмкинлеге булдырылган.
2021 елның 7 июлендә Әтнә муниципаль районы Күбән авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пивоман» сәүдә челтәрендә кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Семинар барышында катнашучылар игътибарына товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукция сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында төп мәгълүмат җиткерелде.
«Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22 ноябрь, 1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законның мәҗбүри таләпләрен үтәү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ТР, Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 23/12 йорт адресы буенча «икеләтә» билгеләнештәге спиртлы сыеклык сату фактын билгеләде. Законсыз әйләнештән 0,8 л күләмендә ике төрле билгеләнештәге спиртлы сыекча йолып алынды.
Безгә һәрвакыт кирәкле һәм яхшы түләнә торган һөнәр алу өчен күп һәм тырышып укырга кирәк, дип вәгъдә иттеләр. Тик хәзер вакытлар үзгәрде, ниндидер эштә оста булу өчен, ярты ел дәвамында үткән укулар да җитә. Мәсәлән, соңгы елларда маникюр остасы булып эшләү популярлашты.
Көн саен, кибетләрдән сатып алганда, төрле хезмәтләр (медицина, торак-коммуналь, белем бирү һ.б.) төрләреннән файдаланып, эшләр башкару турында килешүләр төзегәндә, без барыбыз да кулланучы булуыбызны истә тотарга кирәк. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү һәм алардан файдалана белү мөһим.