2021 елның 17 июнендә Нурлат муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика нәтиҗәләре буенча халык алдында фикер алышу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов үткәрде.
2021 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын арттыру буенча планлаштырылган чаралар кысаларында, «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Иске Кырлай китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Кулланучы, үз хокукларыңны бел!» дип исемләнгән агарту чарасы уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районындагы шәхси эшмәкәр Садыкова Ш. И.ның хуҗалык товарлары белән сәүдә итүче объектында уку-укыту семинары үткәрде. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, аның нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе «Ышаныч телефоны» эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар.
Ата-аналарга заманча киемнең барлык гигиеник таләпләргә җавап бирергә, бала сәламәтлеге өчен зыянсыз булырга тиешлеген белү мөһим, әмма шул ук вакытта ул уңайлы, стильле, төрле һәм модалы да булып калырга тиеш.
Кием сайлаганда материалның сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Киемдәге синтетик җепселләр проценты азрак булган саен, яхшырак, чөнки синтетика булу әйбернең хезмәт итү вакытын озайтса да, бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
2021 елның 15 июнендә Ташкичү авыл җирлеге бинасында, Арча районы Ашытбаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина авыл җирлегендә яшәүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрде.
2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова «Ветераннар йорты»нда яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Теләче муниципаль районының Әбде авылында Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итте.
Кабул итү вакытында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарларының гомуми нигезләмәләре аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «Россия Федерациясендә дәүләт контроле турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон 2011 елның 1 июленнән үз көченә керү сәбәпле, дәүләт контроле (күзәтчелегенең) аеруча киң таралган төрләре өчен федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары карарларына карата судка кадәр шикаять бирү процедурасы кертеләчәген хәбәр итә.