09.06.21-21.06.21 чорында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Казан шәһәре территориясендә «Пивоман» сәүдә челтәрендә сыра һәм сыра эчемлекләрен исәпкә алу тәртибен бозу фактларын ачыклады, әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу) РФ КоАП 14.19 статьясында каралган.
Дегустация - сатып алучылар өчен кирәкле һәм файдалы чара. Дегустацияләр үткәрү кулланучыны нинди дә булса яңа товар белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Үзенең шәхси тәм-томнарына һәм өстенлек бирүләренә йөз тотып, потенциаль сатып алучы әлеге чара барышында үзенә тәкъдим ителгән продуктларның сыйфатын һәм характеристикаларын тулысынча бәяли ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Россия Федерациясе Герое, капитан М.Р. Әхмәтшинга багышланган бюстта булды.
1941 елның 22 июнь иртәсе илебезнең барлык халкы тормышын пыран-заран китерә. Бүген без бу датаны Хәтер һәм кайгы көне буларак беләбез, ләкин безнең ата-бабаларыбыз аны сугыш башланган көн буларак истә калдырдылар. Быел бу куркыныч вакыйгалар башлануга 80 ел тулды.
Чәчәкләр - теләсә кайсы очрак өчен искиткеч бүләк. Чәчәк бәйләмен ир-атка һәм хатын-кызга, балага һәм өлкән яшьтәге кешегә бүләк итәргә мөмкин. Букет- туган көнгә, юбилей, туй яки теләсә кайсы башка бәйрәмгә отышлы бүләк.
Хезмәткәрләрнең хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар белән килеп туган бәхәсле хәлләрне булдырмау өчен, 2021 елның 18 июнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Л.Р. Гыйләҗиеваның кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, укулар үткәрде.
2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы шәхси эшмәкәр В.Д. Җамалиева (Арча районы) сәүдә объектында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде.
Биектау районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында 2021 елның 5 ае йомгаклары буенча Биектау муниципаль районының алкоголь базарындагы вәзгыять анализланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз җитештерүләрен һәм (яки) әйләнешен кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру турында» 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, алга таба юк итү максатыннан, «Татспиртпром» ААҖнә конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукция тапшыруны үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 17 июнендә, Чаллы шәһәре Ш.Усманов урамы буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктында урнашкан «Эльнара» кибетендә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуда булу факты ачыкланды. 222,68 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.
2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Коморгүз авылында гражданнарны кабул иттеләр. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм агарту.