ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

15.06.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Химиклар Мәдәният сараенда булып, анда үсентеләр һәм чәчәкләр, үзбәк трикотажы, белорус аяк киеме күргәзмә-ярминкәләре уза, кулланучылар өчен кизү тору оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Нурлат шәһәренең «Разливные напитки» кибетенә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» системасына гражданин мөрәҗәгате буенча барып кайттылар.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2021 елның 10 июнендә Кукмара районының Чури авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга күпләрне мәктәптә үк өйрәтәр. Иртә яшьтән без беләбез: агач ботакларын сындыру, үлән яндырырга һәм клумбалардан чәчәкләр өзү тискәре күренеш. Әмма хәзерге дөньяда экологик аң-белем балалар кагыйдәләре кысаларыннан чыга. Хәзерге вакытта кешеләргә пластикның төрләрен җитештерүне һәм аны куллануны ничек киметергә, чүплекләрдәге чүп таулары үсешен туктатырга һәм икенчел чималны файдалы итеп эшкәртә башларга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерергә кирәк.

Тэги: табигатьне саклап

2021 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе филиалы белгечләре белән берлектә, Чистай, Спас районнарында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

12
июнь, 2021 ел
шимбә

Кадерле дуслар! Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россия көне белән котлыйм! Бу бәйрәм көнендә сезгә ирекле, бәхетле тормыш телим. Бернинди сугышлар да, табигый бәла-казалар да, икътисади кризислар да безгә кагылмасын иде. Илебезнең бөеклеге һәм куәте дулкынлану һәм хөрмәт уята. Россия - зур өстенлеге һәм искиткеч киләчәге булган бик зур ил! Барыгызга да уңышлар, иминлек, муллык телим! Бәйрәм белән!


11
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт Мәгълүмат Системасына Алабуга шәһәренең бер сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

2021 елның 10 июнендә Буа шәһәрендә Буа районы башлыгы рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттан тыш утырышы булды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов, контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина катнашты. 

Тэги: МВК утырышы

Кызганычка каршы, сатучыларның сыйфатсыз товар сатып, кулланучылар исәбенә баерга тырышу очраклары еш очрый әле. Сатучылар ягыннан алдауга һәм махинацияләргә каршы тору өчен, һәр кеше кулланучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International