ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәре Башкарма комитетының сәүдә бүлеге белгече белән берлектә «Магнит» кибетендә социаль әһәмиятле товарларга бәяләр мониторингы үткәрде.

Тэги: бәяләргә мониторинг

Татарстан Республикасында 2021 елда игълан ителгән «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының төп чаралар планын үтәү йөзеннән, хезмәткәрләр Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәдә булдылар.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

19.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан ш., Р. Зорге ур., 66 й. адресы буенча урнашкан сәүдә павильоннарында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Аяк киеме образда «беренче скрипка» ролен уйный, аңа шарм өсти һәм акцентларны куя. Образ өчен классик туфли яки массив кроссовкаларны сайлап алсаң бер үк ансамбль төрле стиль ала. Шуңа күрә без инде җылы сезон турында хыялланабыз һәм подиумнарның иң трендлы аяк киеме — кискен мюльләр, массив платформаларында якты босоножкалар һәм гамәли сандалларны рәхәтләнеп карыйбыз. 

Тэги: аяк киемнәре

19.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Мәүлетов урамы буенча урнашкан «Азалия» сәүдә рәтләрендә кулланучылар өчен кизү тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучыларның хокукый белемен күтәрү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19.04.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәрендә Мәүлетов урамы буенча урнашкан базар территориясендә кизү тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы аша мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объект урнашу урыны буенча кабат тикшерү белән чыкты. Тикшерү барышында Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 44 адресы буенча урнашкан бинада спиртлы сыеклыкны законсыз сату ачыкланды. Законсыз әйләнештән 100 мл. сыешлы, һәркайсы 60 сумлык 10 данә бер төрдәге спиртлы продукция алынды. Хокук бозучының аңлатмасы – матди хәлен яхшыртырга теләү.

Тэги: фанфуриклар

2021 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Балык Бистәсе районының Корноухово авыл җирлегендә алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сораулар буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне законсыз сату фактларын ачыклау буенча контроль чаралар үткәрде. Чаралар дәвамында 7 сәүдә объекты колачланды.

Тэги: уртак рейдлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International