Казан территориаль органы белгечләрнең гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча телефон аша, кабул итүләрдә консультацияләр үткәрү, шулай ук гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү мөмкинлеге турында искә төшерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Түбән Кама шәһәренең 5 нче урта мәктәбе укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре буенча дәрес үткәрде.
2021 елның 1 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары (алга таба – кагыйдәләр) үз көченә керде.
Әлеге Кагыйдәләр нигезендә кирәкле мәгълүматның барлык очракларда да кулланучыга җиткерүгә карата таләпләре билгеләнә, аның нигезендә, кулланучыга эшләрне һәм хезмәтләрне дөрес сайлап алу мөмкинлеге тәэмин ителергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сырага мониторинг үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре 2021 елның 18 гыйнварында Усадта Дорожная ур., 4 адресы буенча урнашкан « Изге Иоанн Воин Союзы» ҖЧҖнең «Верный» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар белемен арттыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Традиция буенча, Арча шәһәрендә гаиләләр балалары белән төп чыршы мәйданчыгын ачу һәм ябу тантанасына да йөриләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Равилә Йосыпова гаиләсе 2021 елның 15 гыйнварында чыршы шәһәрчеген ябу тантанасында катнашты.
2021 елның 19 гыйнварында Лаеш районының Александровка авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны шәхсән кабул итте.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда хокукый белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен формалаштыру максатларында ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча республика Олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.
Кукмара районының Түбән Искебаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районы Олы Нырсы авылында гражданнарны кабул итте. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар белемен арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат җиткерү иде.