28 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин 2020 елгы календарь чорына йомгак ясауга багышланган киңәшмә үткәрде
Кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, 2020 елның 29 декабрендә Zoom платформасында видеоконференцэлемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм «Роспотребнадзор»ның ТР буенча территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Чара барышында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру турында фикер алышынды.
Узып баручы ел Татарстан Республикасында «Хәтер һәм Дан елы» булып тора. Шул уңайдан юбилярларны хөрмәтләүгә аерым игътибар бирелә. 2020 елның декабрендә Цыгановлар гаиләсе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.
«Теләкләр чыршысы» ирекле акция кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Менделеевск шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Лиянең хыялын тормышка ашырды. Бүген Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 8 яшьлек кызга яңа ел бүләкләре алып килделәр. Бу вакытта кыз белән видеоэлемтәгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе чыкты.
2020 елның 26 декабрендә Тәтеш районында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча Олимпиада призерларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләр тапшыру Олы Тархан урта мәктәбендә узды.
2020 елның 26 декабрендә Балтач һәм Кукмара районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
2020 елгы Олимпиада нәтиҗәләре буенча «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча Чистай территориаль органы карамагындагы өч укучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды.
2020 елның 26 декабрендә Актаныш авылы «Актаныш район мәдәният йорты» муниципаль учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча үткәрелә торган олимпиадада җиңүчене бүләкләү тантанасы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзалары һәм чакырылган катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар
188 атамага мониторинг, социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләр мониторингы, Татарстан Республикасы җитештергән товарларның ассортиментына һәм тәкъдим ителешенә мониторинг, кулланучылар белемен күтәрү буенча семинарлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы - «Эдельвейс» АҖ, «Агроторг» ҖЧҖ, «Тандер» АҖ – бу чылбырда нинди элемтә бар?