Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Актаныш муниципаль районына сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты -район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемен арттырырга ярдәм итү.
2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 32нче комплексында урнашкан «Кубани шәрабы» дип аталган сәүдә объектында контроль чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуда булу факты ачыкланды.
Кулланучылар белемен арттыру, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларны дөрес куллану тәртибе буенча Хокукый белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марсель Шаһидуллин КФУның 3 нче курс студентлары белән дәрес үткәрде.
Өлкәннәр декадасында өлкән буын кешеләре өчен төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре белән мондый очрашуларны өлкәннәр шатланып һәм түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки күңелле аралашу – аларның тормышларын җанландыра торган кечкенә булса да шатлык бит.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистайның Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча лекция-әңгәмә оештырды.
2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.
2020 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре А.Е. Кранатов Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан «Русалко» кибете хезмәткәрләре белән чара үткәрде.
Халыкның хокукый грамоталыгын арттыру максатыннан һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы кулланучылары һәм хуҗалык итүче субъектлары өчен чаралар комплексы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә авылында кулланучылар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар комплексы үткәрде.
4 октябрьдә, кояшлы ял көнендә, Горки-Әмәт урман паркы территориясендә «Гриль-фест» фестивале булып узды. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча эш алып бару максаты белән, чарада эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин катнашты.