ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Кибеттән сатып алган вакытта бәялегендә күрсәтелгән товар бәясе касса бәясенә туры килмәгән очраклар булгалый.

Әлеге хәлдә Сез товарны бәялегендә күрсәтелгән бәядән сатулары турында таләп итәргә хокуклы.

«Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының (алга таба – Закон) 10 статьясы нигезендә, кулланучы дөрес карарга килә алсын өчен, сатучы товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында җиткерергә тиеш.


20
март, 2020 ел
җомга

2020 елның 20 нче мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Балык Бистәсе муниципаль районының Күгәрчен авыл җирлегендә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, шулай ук «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында 6 нчы урта мәктәпнең 5В сыйныфы укучылары өчен Түбән Кама шәһәренең «Апуш» балалар үзәк китапханәсе территориясендә мәгълүмати-танып белү чарасын үткәрде.

"2019 ел һәм 2020 елның 2 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында алкоголь базары торышы турында гавами фикер алышулар" нәтиҗәсе турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы мәгълүматы

Үткәрү урыны: ТР, Чирмешән районы, Чирмшән авылы, Советлар ур., 28

Үткәрү датасы:  2020 елның 19 марты
 

Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

2020 елның 2 ай йомгаклары буенча Баулы муниципаль районының хәмер базарындагы хәл турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева хәбәр итте. Ул Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт савытында китертелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуарэ, медовуханы идентификацияләү чаралары белән маркалау, мондый продукция әйләнешен күзәтү эше турында да сөйләде.

2020 елның 19 нчы мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәре күпфункцияле үзәгендә, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе белгечләре һәм Чаллы шәһәренең икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм идарәсе вәкиле белән берлектә, үзәккә килүчеләр өчен консультация өстәле үткәрде.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен, 15 нче мартта бөтен дөньяда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә әлеге датага багышланган чара узды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе вәкилләре белән берлектә, әлеге үзәк карамагындагы затлар белән чара үткәрде.

2020 елның 18 нче мартында Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үзәккә килүчеләр өчен консультация бирде.

Чара кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру һәм сеңдерү максатында, кулланучылар базарында низаглы хәлләр барлыкка килүдән саклау, ә алар барлыкка килгәндә мәсьәләне законнарга ярашлы итеп хәл итү максатында оештырылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Казан шәһәре, Ибраһимов проспекты, 56) урнашкан «Сalzedonia» кибетендә семинар үткәрде. Кибет оекбаш-оек эшләнмәләре, шулай ук су коену һәм комлыкта кызыну өчен пляж киемнәре сата.

Продукция җитештерү һәм аны татып карау шартлары белән таныштыру, шулай ук «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» логотибы төшерелгән продукцияне күрсәтү максатларында «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖ тарафыннан Түбән Кама муниципаль районы сәүдә бүлеге, Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе, Мәгариф идарәсе, Сәламәтлек саклау идарәсе, «АБК-Пэймент» ҖЧҖ (балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклануны оештыру белән шөгыльләнә) вәкилләре өчен киңәшмә уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International