ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Законсыз сатуда булган сыраны ачыклау эше дәвам итә. 2020 елның 18 нче мартында Менделеевск районындагы авыл кибетләренең берсендә алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү һәм җитештерүнең легальлеген раслый торган документлардан башка гына сыра сатылуы ачыкланды. Сатыла торган сыра турындагы мәгълүматлар БДАМС системасында да чагылыш тапмаган булып чыкты. Мондый хокук бозулар «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган мәгълүмат нигезендә уздырылган административ тикшерү кысаларында расланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина, «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда дөрес куллану тәртибенең хокукый белемнәрен һәм практик күнекмәләр формалаштыру максатында, Казан шәһәре Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.

2020 елның 18 нче мартында Әтнә муниципаль районы Күңгәр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина 8-11 нче сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез», «Рациональ кулланучы» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 18 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рәдилә Мәликова катнашты.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне – җәмгыятьтә яшәүнең бер генә аспектына кагыла торган агарту чарасы. Әмма бу аспект бик тә мөһим, чөнки барлык кешеләр диярлек көн саен кулланучы ролендә катнаша.    

2020 елның 17 нче мартында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе, Сеҗе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, Арча муниципаль районының Курса-Почмак урта мәктәбе директоры һәм мәктәп укучылары белән берлектә, юбилей медальләре тапшыру тантанасында катнашты. Иске Масра, Югары Масра, Курса-Почмак авылларында яшәүче 14 тыл хезмәтчәне, укучылар белән очрашып, юбилей медальләре алды. 

Такси хезмәтләреннән файдалану – ул рәсми такси чакырту һәм картада заказ үтәлешен күзәтү мөмкинлеген бирә торган сервис. Диспетчерга шалтыратып, сайтларга кереп яки смартфоннар өчен махсус мобиль кушымта аша таксига заказ бирергә була. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында «Такси хезмәтләре» темасына анкета үткәрде.

Анкетада барлыгы 118 респондент катнашкан.

17 нче март көнне Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган комплекслы чара уздырылды.

Көн саен кешеләр үзләре, гаиләсе, якыннары өчен, йортка яки фатирга җитештерүчеләрдән, шулай ук арадашчы-сатучылардан товарлар сатып ала. Миллионнарча россияле көн саен кулланучы ролендә катнаша, ә РФ законнары аларга тулы кыйммәтле мәгълүмат алу, әйберне ирекле сайлап алу, иминлек, зыянны түләттерү, сау-сәламәт тышкы тирәлек хокукын тәэмин итә. 

2020 елның 17 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр уздыру залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибендә – «Татспиртпром» АҖ җитештергән спирт һәм аракы продукциясе буенча ябык дегустация.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International