Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең территориаль бүлекчәсе белгечләре, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучы белемнәрен арттыру максатында, Сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече ТР «Күпфункцияле үзәк» ДБУ Минзәлә филиалында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирде. Безнең һәркайсыбыз көн саен диярлек нәрсәдер сатып ала яки нинди дә булса хезмәтләрдән файдалана, ягъни кулланучы мөнәсәбәтләрендә катнаша. Россия Федерациясе законнарында кулланучыларның хокуклары шактый ышанычлы якланган. Фәкать андагы барлык механизмнарны файдалана белергә, әлеге законнардагы нечкәлекләрне өйрәнергә һәм гамәлдә куллана белергә генә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Чистай территориаль бүлекчәсе белгечләре белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, «Планета одежды и обуви» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырды.
Кулларның чиста булуы бик мөһим, ләкин су белән сабын булмаса нишләргә соң? Мондый очракларда кул өчен антисептик чаралар ярдәмгә килә. Андый препаратлар бик нәтиҗәле, чөнки барлык микробларны да юк итә, дип исәпләнә.
Антисептиклар – алар авыру чыганагы булырга мөмкин булган микроорганизмнарны юк итәргә сәләтле, аларның үсешен һәм үрчүен бастыра торган махсус матдәләр.
2020 елның 16-17 март көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яисә) әйләнешен чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында» 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы карары һәм продукцияне юкка чыгару зарурлыгы турындагы гаризалар нигезендә конфискацияләнгән яки законсыз әйләнештән алынган этил спиртын, законлы көченә кергән суд карарлары буенча стандартларның зарури таләпләренә, санитар кагыйдәләргә һәм гигиена нормативларына туры килми торган алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә тапшыру чарасы узды. Барлыгы 2315,76 литр тапшырылды
Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан чаралар үткәрү кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты, хезмәткәрләр өчен укулар үткәрелде һәм шәхси эшкуар Л.И. Дәүләтшинаның ваклап кием-салым сатыла торган «XL» кибетендә кулланучылар өчен консультацияләр үткәрелде. Чараның төп юнәлеше – сатучыларга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү.
Халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган сәнәгать товарларын, азык-төлек продуктларын алга этәрүдә кибетләр, сәүдә үзәкләре аеруча зур әһәмияткә ия. Болар – икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт продуктлары, көнкүреш товарлары, балалар өчен товарлар. Мөслим муниципаль районында бүгенге көндә сәүдә объектларында нинди вәзгыять соң? Кибетләрдә хезмәт күрсәтү сыйфаты нинди? Моны ачыклау өчен Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Елизавета Низамова һәм район хәбәрчесе Лилия Шәймиева район үзәге кибетләренә рейд белән чыкты.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен, 15 нче март көнне уздырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлфия Чурсина балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителгән затларга ярдәм итүче «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына килүчеләр һәм ярдәмчеләр белән очрашу үткәрде.