ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Баулы районы буенча Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, Баулы муниципаль районының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге белгече Низамова Индира белән берлектә, кулланучыларның хокукларын яклау буенча чаралар комплексы үткәрде.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Аквапарк – ул чиксез тропик җәй, мавыктыргыч су таулары, кызыклы аттракционнар, җылытыла торган бассейннар, SPA-зона һәм уңай эмоцияләр.

Елдан-ел күбрәк кеше әлеге уникаль ял итү урынын үз итә, чөнки биредә ел фасылын кирегә борып, янәдән кызу җәйне кайтарырга мөмкин, хәтта тышта салкын кыш булса да.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында «Аквапарк хезмәтләре» темасына анкета уздырды.

Анда 105 кеше катнашкан.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, 2020 елның 13 нче мартында «Спасский оптторг» җитештерү берләшмәсенең «Кулинария» кибетендә он һәм кондитер әйберләре күргәзмә-презентациясе үткәрелде. Күргәзмәдә 20дән артык төрдәге продукция тәкъдим ителгән иде: гөбәдия, өчпочмак, лимон пирогы, кәбестәле пирог, күрәгәле пирог, кара җимеш һәм күрәгә белән катлы пирог, каймак пирогы, камыр эчендәге сосиска, чәк-чәк, төрле пәрәмәчләр, шулай ук өй токмачы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфина Галиәхмәтова тарафыннан, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан чаралар үткәрү кысаларында, азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган Г.Г. Гыйльмуллина кибетендә сатучылар өчен укулар үткәрелде.

Ел саен Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 15 нче март көне Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Торговый квартал» сәүдә үзәгендә чираттагы чара үткәрелде, белгечләр «Зарина», «Спортмастер», «Снежная королева», «Gloria Jeans» кебек сәүдә нокталарында булдылар.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Шунда ук үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация бирү максатында гражданнарны да кабул иттеләр.

2020 елның 13 нче мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Алабуга районы КФҮ» ДБУ филиалында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультацияләр бирде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шәһәр автобусында пассажирларның кулланучы буларак хокукларын яклауга бәйле сорауларына җавап бирде. Халык начар хезмәт күрсәтелгәндә яки браклы товар сатып алган очракта нишләргә кирәклеге турында белде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр итә: 2020 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак


13
март, 2020 ел
җомга

Быел «Рациональ кулланучы» шигаре белән узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Алабуга шәһәренең 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен чаралар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International