2020 елның 13 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Вьетнамский» сәүдә комплексында гражданнарны кабул итте.
Белгечләр консультациясе – сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урында оператив хәл итү. Консультация сатучылар өчен дә, кулланучылар өчен дә кирәк.
Менделеевсктагы «Магнит» кибетләренең берсендә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне декадасы кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлеге белән берлектә, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, 2020 елның 12 нче мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар комплексын үткәрде.
12 нче март көнне, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә, Алексеевск бистәсендәге күпфункцияле үзәктә булдылар, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация өстәле оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештырды һәм үткәрде.
Ведомство карамагындагы районда үткәрелә торган традицион мониторинглардан тыш, белгечләр кулланучылар һәм кибет хезмәткәрләре белән консультация эшләрен дә алып барды, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, сатып алучыларны товарның бәясенә карата ялгыш фикергә китерүгә бәйле сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Ел саен, 15 нче март көнне халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. 2020 елда ул «Рациональ кулланучы» девизы белән узачак. Күзәтчелек органнары, муниципаль органнар, иҗтимагый оешмалар белгечләре традицион рәвештә халыкара инициативага кушыла. Түбән Кама районында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган төрле агарту чаралары үткәрелә һәм алга таба да үткәреләчәк: сәүдә үзәкләрендә һәм төрле социаль учреждениеләрдә гражданнарга консультация бирү, кайнар линияләр үткәрү һ.б. гамәлгә ашырыла.
Әгерҗенең 4 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрелде. Әлеге чара ел саен, 15 нче март көнне билгеләп үтелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган иде. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, алар өлкән сыйныф укучыларын 2020 нче елда бәйрәмнең төп темасы «Рациональ кулланучы» булуы турында сөйләде, балалар кулланучы хокукларын ничек якларга мөмкин булуы турында белде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш авылында тулы бер чаралар комплексын үткәрде. Чараларның төп максаты – район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрнең аң-белемле булу дәрәҗәсен арттыру кулланучыларга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзләрен ышанычлы тоярга, сатып алганда һәм хезмәт күрсәтүләргә (эшләргә) заказ биргәндә игътибарлырак булырга, товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзегәндә барлыкка килгән бәхәсле хәлләрне җайга салганда «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белергә этәргеч бирә.
Ел саен, 15 нче март көнне билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» муниципаль автоном учреждениесендә ял итүче хезмәт ветераннары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре белән очрашты.