"Изгелек" инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә әлеге дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр һәм тернәкләнүчеләр белән чираттагы очрашу узды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре "Белемле кулланучы" темасына әңгәмә үткәрде. Очрашуда "сыйфатсыз товарларны кире кайтару" кебек мәсьәләләр күтәрелде, шулай ук дару препаратларына бәйле мәсьәләләр дә каралды.
31 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева республиканың көньяк-көнчыгышындагы шәһәр һәм район прокуратуралары хезмәткәрләре өчен оештырылган семинарларда катнашты.
2020 нче елның 29 нчы гыйнварында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны карау кысаларында, Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре гаризада күрсәтелгән адрес буенча барып кайтты.
Урынга чыгып тикшерү барышында белем йортына (автомәктәпкә) бик якын урнашкан урында алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләре) сату факты расланды, бу исә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 ст. 3 өлеше буенча классификацияләнгән хокук бозу булып тора.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды судьясы карары белән Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1 статьясындагы 2 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш каралды.
Азнакай шәһәре читендә, автотукталыш урыннарының берсе янында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан зур партиядә спиртлы продукция ташу факты ачыкланган. "Газель-фургон" автомобиленнән "Оpel Astra" маркалы җиңел автомобиль багажнигына халык телендә "фанфурик" дип атап йөртелә торган спиртлы продукциянең зур партиясен төяп ятканнар.
Бүгенге көндә, олысы да, кечесе дә, кешеләрнең күпчелеге күзлек кия һәм оптика салоннарга ихтыяҗ зур. Күзлек – ул күзләр өчен дару һәм салон хезмәткәрләре, теге яки бу товарны тәкъдим итәр алдыннан, кирәкле үлчәмнәрне ясый һәм бары тик шуннан соң гына товар сатып алырга тәкъдим итә.
Сорау: Аяк киемен төзәткән вакытта аның үкчәсенә зыян китерелсә, "оста"га нинди таләпләр белдерергә мөмкин?
Җавап: Чыннан да, бик күңелле булмаса да, мондый хәлләр тормышта еш очрап тора. Вакытыннан алда өметсезләнергә кирәкми, чөнки Сез үкчәне алмаштыру яки зыянны каплау мәсьәләсе буенча эшләрне башкаручыга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 29 статьясында, РФ Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган "Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре"ндә каралган таләпләр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
2020 елның 29 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы хакимиятенең актлар залында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә Хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координация советы утырышы булды.
2020 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районындагы "2 нче гимназия" МББУ 8 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге белгечләре кулланучы белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Күргәзмәнең төп максаты – җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, аның продукциясен алга этәрү. Мондый күргәзмә-дегустация район халкы өчен генә түгел, ә сәүдә бизнесы һәм товар җитештерүчеләр арасындагы багланышлар өчен дә менә дигән мөмкинлек.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатып, чара үткәрде. Төп максат – халыкны хокукый грамоталы булырга өйрәтү.
Әлеге чарада Әтнә районының күпфункцияле үзәгенә килүчеләр дә актив катнашты. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча да консультация үткәрелде.