23 июльдә Алексеевск районының Биләр авылында эшкуарларның стратегик сессиясендә эшкуарлык проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы А.А.Панов катнашты. Очрашу муниципаль районнарда эшлекле климат белән идарә итүнең республика системасын гамәлгә кертү кысаларында оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы уздыра
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә еш кына азык-төлек товарларының, шул исәптән сырларның түбән сыйфатлы булуына гражданнардан мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр керә. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне анализлау, тикшерү материаллары кулланучыларның хокуклары бозылуы турында сөйли. Кагыйдә буларак, шикаятьләр товарны кибеттә саклау шартларының дөрес булмавы (сыр күгәрек белән каплана, бозылган продукт тәме барлыкка килә), шулай ук товарны фальсификацияләүгә бәйле рәвештә – сырның кыйммәтле сортларын арзанракка алыштырганда килеп чыга. Сыр составында үсемлек майлары булырга тиеш түгел, югыйсә бу инде сыр продукты дигән сүз, чөнки анда нәкъ менә сөт майларын үсемлекнеке белән алыштырырга рөхсәт ителә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына консультация сорап гражданка Р. мөрәҗәгать итте. Мәсьәләнең асылы шунда ки, ул танылган спорт товарлары кибетендә төрле модельдәге берничә су коену киеме сатып алган. Өенә кайткач сатып алган бар яңа әйберен киеп караган, туры килә торганын сайлап, калганнарын кире кибеткә кайтарырга уйлаган. Ләкин аңа акчаны кире кайтарудан баш тартканнар. Телефон аша элемтәгә кергән ханым үзенең берничә коену киемен, өйгә алып кайтып, тынычлап кына киеп карап һәм туры килгән модельне сайлап алу өчен, махсус сатып алуы турында ачынып сөйләде. Кулланучы фикеренчә, кибетнең гамәлләре хокукка каршы килә. Үзе өчен туры килми торган товарларга юкка акча сарыф иткән булып чыга
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сыйфатсыз су төяү насосын сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, насос эшләгән вакытта бик көчле тавыш һәм вибрация чыгара икән, шуның нәтиҗәсендә су тиз арада болгана, бу исә кулланучыны канәгатьләндерми. Җитешсезлек сатып алынганнан соң шундук ачыкланганга күрә, кулланучы әлеге товардан тиешле дәрәҗәдә файдалана да алмаган
2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина Әтнә районының "Күпфункцияле үзәк" дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләргә кулланучы белеме эстәү буенча чара үткәрде
2019 елның 23 июлендә Баулы шәһәре Башкарма комитеты советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының 2019 елның 6 ае йомгаклары буенча алкоголь базарының торышы турында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара район комиссиясе утырышы булды
Интернет бердәм мәгълүмат системасында затларның чикләнмәгән даирәсенә файдалану өчен алкоголь продукциясенә заказ бирүнең конкрет ысулын урнаштыруның ачыкланган фактына бәйле Чаллы шәһәре прокуратурасыннан килгән административ материал нигезендә 2019 елның 15 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре шәхси эшкуарга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Күрсәтелгән сайтта кулланучыларга телефоннар буенча алкоголь ассортименты белән танышу тәкъдим ителгән
2019 елның 19 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Ф.Г.Гыйльметдиновның хатын-кыз киемнәре сатыла торган сәүдә объектында кулланучыларның хокукларын яклау турында РФ законнарын аңлатып, белем бирә торган семинар үткәрде
2019 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында, кулланучылар өчен чаралар комплексын үткәрде, ул Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашуны, Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укуны, "КФҮ" ДБУ һәм "Кояш" кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәлләре оештыруны, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү торуны үз эченә алды
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына көнкүреш техникасы кибетләренең берсендә сыйфатсыз туңдыргыч сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте